Уеннарда балалар гына түгел, әниләре дә актив катнаштылар
Балалар китапханәсендә китап укырга яратучы балалар өчен “Самовар янында“ кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә балалар әниләре һәм әбиләре белән килде.
Традицияләр һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм буыннан-буынга тапшыру максатыннан оештырылган кичәдә самоварлар тарихы, аның төрләре белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларның җавапларын таптылар. Уеннарда балалар гына түгел, әниләре дә актив катнаштылар.
– Мин бүгенге чарага өч кызым белән килдем. Бүген биш яшьлек кызым Дарья аудитория каршында беренче тапкыр чыгыш ясады. “Милости просим на чашечку чая“ шигырен сөйләп тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды, – диде Валентина Капарова.
Әниләре Гөлия Зарипова белән бәйрәмгә килгән Дилә һәм Алмазга төрле бәйгеләр ошаган.
– Түгәрәк өстәл артында самовар чәе эчү дә бик күңелле булды, – диделәр алар.
Китапханәгә оныклары белән еш килүче Антонина Кушакова бәйрәм мохите булган мәдәни чарада уеннарда һәм такмак әйтешүдә катнашып, күңелле ял итүе өчен китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев