Әгерҗедә җиде йөздән артык гаиләгә азык-төлек җыелмалары биреләчәк
Азык-төлек җыелмалары Әгерҗегә 3 майда киләчәк.
Татарстанда мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратыла. Безнең районда мондый җыелма 754 гаиләгә бирелә.
- Аларны ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә биреләчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Шулай ук азык-төлек җыелмаларын кризис нәтиҗәсендәзыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев