Әгерҗедә "Экстремизмга - Юк" айлыгы кысаларында чаралар үтте
Район тормышы

Әгерҗедә "Экстремизмга - Юк" айлыгы кысаларында чаралар үтте

Балалар терроризм куркынычы турында фикер алышты

7 сентябрь көнне "Экстремизмга - Юк" айлыгы кысаларында Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Авангард" кинотеатры белән берлектә "Җиңү Волонтерлары" район штабына экстремизмга каршы һәм террорга каршы юнәлештәге документаль фильм күрсәттеләр.

Фильмны караганнан соң балалар хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында яшүсмерләр мондый чараларның яшьләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча гражданлык позициясен формалаштырырга ярдәм итүе турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.


Нет комментариев