Әгерҗедә «Чана Fest» фестивале булачак
Район тормышы

Әгерҗедә «Чана Fest» фестивале булачак

Фантазиягезне эшкә җигегез!

2021 елның 7 гыйнварында Әгерҗенең "Орешник" паркында «Чана Fest» кышкы чаналар район фестивален уздыру планлаштырыла.

Бәйге нәтиҗәләре буенча кышкы чаналарны иң оригиналь бизәүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү булачак.

Катнашу өчен гаризаларны 2021 елның 3 гыйнварына кадәр omp_agryz@mail.ru электрон почта
адресына юлларга кирәк.

Фестиваль турында барлык тулы мәгълүматны 7 906 121 55 56 яки (85551) 2-17-88 телефоннары аша алырга мөмкин.

Райондашларыбызны актив катнашырга чакырабыз!

 


Нет комментариев