Әгерҗедә Боз шәһәрчеге төзеләчәк (ВИДЕО)
Район тормышы

Әгерҗедә Боз шәһәрчеге төзеләчәк (ВИДЕО)

Бу инде икенче боз шәһәрчеге

Әгерҗедә Боз шәһәрчеге төзелә башлады. Үзәк мәйданда беренче булып якынлашып килүче елның символы - "2022" саннарында грациоз ятучы Юлбарысның боз фигурасы пәйда булды. Бу фигураны әгерҗелеләргә Кече Пурга балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Виктор Яковлев бүләк итте.

Бу инде икенче боз шәһәрчеге, беренчесен Әгерҗе тарихында тәүге тапкыр узган ел төзегәннәр иде.

Ул вакытта "Әгерҗе хәбәрләре" хәбәр иткәнчә, Әгерҗедә боз шәһәрчеге төзү турындагы сюжет социаль челтәрләрдә популяр видеороликлар арасында 2020 елның иң яхшы видеосы дип танылган. Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев инстаграм-аккаунтында балалар өчен әкияти корылма булдыру процессын тасвирлый торган мавыктыргыч кадрларны меңнән артык кеше караган иде.


Нет комментариев