Әгерҗедә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантана узды
Район тормышы

Әгерҗедә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантана узды

Яңартылган Җиңү паркында узды

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантана район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда узды. “Хәрби туганлык” оешмасы вәкилләре яңа мәйданда Мәңгелек утны кабыздылар. Бу бәйрәмгә үзенчәлекле старт бирде. “Җиңү яулыгы” акциясендә катнашучыларның чыгышын ретро-автомобильләр парады дәвам итте. Колоннаны БРДМ-2 әйдәде. Аннан КамАЗ, УАЗ, ГАЗ-21 автомобильләре узды.

Тантанада катнашучыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, район башлыгы Азат Вәлиев, Горький тимер юл начальнигының территориаль идарә буенча урынбасары Роман Городилов, районның  хәрби комиссары Илгиз Галиев, ветераннар Советы рәисе Равия Фәррахиева котладылар.

Ватан өчен башын салганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителү, Бөек Җиңү хөрмәтенә өч тапкыр мылтыктан ату, кадетларның һәм юнармиячеләрнең мәңгелек ут янында кизү торуы, чарада катнашучы өлкән буын вәкилләренә чәчәкләр тапшыру, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу – болар барысы да бәйрәмгә тантаналык өстәде.

Район сәхнә осталарының чыгышлары дәһшәтле көннәргә дә алып кайтты, бүгенге якты тормышыбызны күзалларга да мөмкинлек бирде.      


Нет комментариев