Бер минутлык тынлык игълан ителде
15 декабрьдә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы укучылары һәм 2005 елда туган "Спутник" хоккей командасы арасында очрашу узды. Иптәшләрчә матч автокатастрофада һәлак булган балалар истәлегенә багышланды.
Очрашу бер минут тынлык белән башланып китте. Көллият укучылары беренче тапкыр шундый составта җыелды, әмма бу аларга егетләргә хас лаеклы, чын хоккей күрсәтергә комачауламады.
Матчның төп нәтиҗәсе буларак, боз мәйданында ешрак очрашырга дигән карар кабул ителде.
Нет комментариев