Миллион сумлык җиңүгә лаек булды
Бүген Әгерҗе вокзалында аеруча шау-шулы һәм күңелле иде. Моның сәбәбе дә бар.
Укытучылары, дуслары, сыйныфташлары һәм якыннары биредә "Большая перемена" Бөтенроссия Белем бирү конкурсының суперфиналында җиңү яулаган Никита Филипповны каршы алдылар.
Исегезгә төшерәбез, 4 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы миллион сумлык җиңүгә лаек булды.
Никитаны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев та килгән иде.
«Бу үзеңне күрсәтү һәм яңа белемнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек. "Большая перемена"да катнашучыларга бирә торган тәҗрибә аларга үз хыялларын һәм иң кыю идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте ул.
Ә Никита үзе, хис-кичерешләре белән уртаклашып, алга таба да үз алдына куелган максатларга ирешәчәген әйтте.
Нет комментариев