Бердәмлектә - көч!
Спорт, уен-көлке һәм карлыккан тавыш... Нәрсә бу дисезме? Дөрес! Бу - күңелле стартлар!
Кичә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында 1 курс студентлары арасында кызыклы ярышлар узды.
Балаларга ярышларның берничә этабын үтәргә кирәк иде: алар туп та типтеләр, скакалка белән дә сикерделәр, "трусиктан" да йөгерделәр, аркан да тартыштылар.
Командаларның җанатарлары да читтә калмады, аларга "Барысы да спорт турында" викторинасында сорауларга җавап бирергә, шулай ук дөнья халыкларының иң яхшы биюен башкарып үз артистлыгын күрсәтергә кирәк иде.
Жюри әгъзалары йомгак ясап, барлык катнашучыларга грамоталар тапшырды. Кыска гына вакыт эчендә студентлар ныклы һәм бердәм коллектив булырга өлгерделәр, дип билгеләп үтте алар.
Нет комментариев