“Йолдызлык“та кабындылар
Әгерҗенең сәхнә йолдызлары бу атнада Казанда “Созвездие-Йолдызлык“ фестивале финалында сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.
Яшьләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы “Хыял“ бию ансамбле (җитәкчесе – Рузана Исламова), өченче урын алып, “Уникс“ концертлар залында гала-концертта чыгыш ясады. Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятендә белем алучы җырчы Алексей Казанкин 29 сентябрьдә “Пирамида“ күңел ачу үзәгендә узачак гала-концертта катнашу хокукына ия булды. Район Мәдәният сараенда шөгыльләнүче нәни җырчы кыз Рената Гозәерова (Елена Скворцова) һәм Красный бордан сүз остасы Әмирхан Закиров (Гөлнара Сайранова) ике турда уңышлы чыгыш ясадылар.
Нет комментариев