Үтүк белән ташланган
Татарстанның Әгерҗе суды 64 яшьлек райондашыбызны "Үтерү белән янау" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-ат үтүк белән ташланып, үтерәм дип янаган.
Ачыкланганча, узган елның 21 ноябре кичендә гаепләнүче, аек булмаган хәлдә, үз өендә булган килеш, танышы белән ызгышкан. Конфликт барышында ир-ат кулына үтүк алып, зыян күрүчегә үтерү белән яный. Хатын-кыз бу факт буенча полициягә мөрәҗәгать иткән.
Суд гаепләнүчене 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 9 айга ирегеннән мәхрүм иткән,
Нет комментариев