Әгерҗе районында тарифлар артты
Район тормышы

Әгерҗе районында тарифлар артты

Әгерҗелеләр 1 июльдән табигый газның 1 куб.м өчен 6,07 сум түлиләр

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4,4 процентка артты. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.

Әгерҗе районында яшәүчеләр 1 июльдән табигый газның 1 куб.м өчен 6,07 сум түлиләр. Электр энергиясе өчен тариф 4,11 сум итеп билгеләнгән. Авыл халкы өчен – 2,88 сум. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өчен 1 кешедән – 96 сум 09 тиен, ә шәхси торактагылар 104,23 тиен түли.
 


Нет комментариев