Әгерҗе районында профилактика эше онлайн алып барыла
Район тормышы

Әгерҗе районында профилактика эше онлайн алып барыла

Эш дәвам итәчәк

Әгерҗе районында кулланучылар хокукларын бозуларны профилактикалау буенча онлайн-эш алып барыла. Кулланучылар хокукларын бозуларны профилактикалау, гамәли методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү кысаларында, Чаллы территориаль органы хезмәткәре Раушания Яппарова Әгерҗе районы эшкуарлары өчен онлайн-семинар үткәрде.

Алар белән әңгәмә Zoom платформасында алып барылды. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган чорда бу – мәҗбүри чара.

Сораулар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә дә, үз-үзеңне изоляцияләү чорында алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсенә дә кагылды. Шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, элемтә өчен мәгълүматлар әйтелде.

Дистанцион семинарда катнашучыларның барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга компетентлы җаваплар алдылар. Эшнең дистанцион формасы дәвам итәчәк.


Нет комментариев