16 кеше кинәт вафат булган
Январь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә хокук бозуларга кагылышлы 413 хәбәр (узган елның шул чорында – 396) алынган.
Шулардан:
чит милекне урлау – 14;
мошенниклык – 6;
кыйнау – 20;
гаилә низаглары – 11;
үтерү белән янауның 9 очрагы теркәлгән.
16 кеше кинәт вафат булган, бер кеше хәбәрсез югалган. 10 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Законсыз төстә наркотик сатуның бер очрагы ачыкланган.
Зыян күрүчеләрсез 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Транспорт чарасы белән салмыш хәлдә идарә иткән 8 машина йөртүчегә карата беркетмә төзелгән.
Валенитина ДОЛЖЕНКОВА,
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге юрисконсульты.
Нет комментариев