02 хәбәр итә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә апрель аенда 429 хәбәр алынган.
Шулардан: чит милекне урлау – 17, аз күләмдә урлау – 11, мошенниклык – 16, кыйнау – 29, гаилә низагы – 12, үтерү белән янау 4 һәм башка очраклар. 10 янып китү очрагы булган. 10 кеше җәрәхәт алган, 17 кешенең кисәк үлеме теркәлгән, бер мәет табылган.
Руль артына салмыш хәлдә утыручыларга карата 12 беркетмә төзелгән. Башка төрле хәлләр саны – 150.
Полиция бүлегенә Әгерҗедә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итеп, 18 мең сумлык велосипедын урлауларын хәбәр итә. “Озын куллы“ җинаятьче тотылган. Урланган велосипед кайтарылган. Җинаять эше ачылган.
Кәрәзле телефон урлау очрагы да булган. Ике ахирәт спиртлы эчемлек кулланганнан соң, берсе телефонын өстәлдә калдырып китә. Икенчесе шуны урлый. Полиция хезмәткәрләре телефонны табып, иясенә тапшырганнар. Әлеге очрак буенча да җинаять эше ачылган.
Нет комментариев