Әгерҗе кирпеч заводы оешканга 90 ел булыр иде
Район тормышы

Әгерҗе кирпеч заводы оешканга 90 ел булыр иде

Иң куәтле заводта хезмәт куйган ветераннарны онытмасак иде

Быел заманында Әгерҗедә иң куәтле предприятиеләрнең берсе саналган төзү материаллары заводы оешканга 90 ел булыр иде

Әгерҗе кирпеч заводы тарихында якты эз калдырган шәхесләрне барлаганда Роза апа ГАДЫРШИНАны рәхмәт хисләре белән искә алабыз. 

Роза апаның балачак, үсмер еллары җиңелләрдән булмый. Әтисе Габделбакый абый 1932 елда репрессияләнә. Колхоз ашханәсендә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр пешекче булып эшләгән әниләренә дүрт баланы ялгызы аякка бастырырга туры килә. Абыйсы Расим 1941 елда сугышка алына һәм хәбәрсез югала. Шул рәвешле, Розага кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә.  

Мәктәп тәмамлагач Роза кирпеч заводына кассир булып эшкә урнаша. Егерме елдан артык биредә әлеге вазифаны башкара. Соңрак  завод каршындагы балалар бакчасында хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшли башлый. Тырыш, кешелекле, уңган-булган Роза апа коллективта бик тиз абруй яулый. Бакча мөдире Нәкыя апа Сафиуллина лаеклы ялга киткәч аңа җитәкче вазифасын тәкъдим итәләр. Дус-тату, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп эшләүче 15 хезмәткәрне берләштергән коллективны Роза Габделбакый кызы 25 ел җитәкли. 

Ул вакытлар заводның гөрләп эшләгән еллары була. Бакчада йөзләгән сабый тәрбияләнә. Хәтта төнге сменада эшләүче хезмәткәрләрнең балалары өчен төнге – дежур төркем дә булдырыла. 

Үз эшенең остасы булган, зирәк, төпле фикерле Роза ханым эшләгән дәвердә күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Лаеклы ялгач чыккач та, яраткан эшеннән китми әле. Озак еллар заводның  хатын-кызлар советын җитәкли. Сайлаулар вакытында комиссия рәисе була. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 

Роза апа белән Корбангали абый 1948 елда гаилә коралар. Тату, бәхетле гаиләдә дүрт бала тәгәрәшеп үсә. Бүгенге көндә илгә-көнгә лаеклы хезмәт итүче балалары әти-әниләренә рәхмәтле булып яшиләр, аларны җылы хисләр белән искә алалар.

Әгерҗе төзү материаллары заводы үз эшчәнлеген туктатканга да 12 ел узган инде. Әмма без – әгерҗелеләр узган гасырның утызынчы елларыннан алып шәһәребездә гөрләп эшләгән иң эре, иң куәтле заводта хезмәт куйган ветераннарны онытмасак иде. 

Фердания СӘЛИМГӘРӘЕВА,
Әгерҗе үзәкләшетерелгән китапханә хезмәткәре. 

Белешмә:
Райондагы колхоз-совхозларны, МТСларны, тимер юл һәм сәнәгать предприятиеләрен кирпеч белән тәэмин итү максатыннын Әгерҗедә 1931 елның 29 маенда кирпеч заводы оеша. 
50нче елларда заводта ел саен 2-3 миллион кирпеч җитештерү бурыч итеп куела. 
Заводның чәчәк аткан еллары 60-80нче елларга туры килә. 
60нчы елларда керамик плиткалар чыгару цехы төзелә.
Эшчеләр өчен йортлар сафка баса. Заводның үз ашханәсе була, ярдәмче хуҗалыкта терлек асрала. 
2009 елда завод үз эшчәнлеген туктата. 
Роза Гадыршина (сулдан өченче) балалар бакчасы хезмәткәрләре белән. / Фото Ф.Сәлимгәрәеваның гаилә архивыннан алынды


Нет комментариев