Энҗе Латыпова «Ак калфак — 2022» бәйгесендә икенче урынга лаек булды
Район тормышы

Энҗе Латыпова «Ак калфак — 2022» бәйгесендә икенче урынга лаек булды

Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Фикердәшләр җыелган җирдә» чарасында «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады, дип яза БТК матбугат хезмәте.

Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. 

Бәйгедә Исәнбай урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Латыйпова Энҗе 2нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Энҗе жюри әгъзаларын гаиләдә булган гореф – гадәтләр, йолалар, кул эшләнмәләре белән таныштырды. Конкурска укучыны әнисе Алсу Рафаил кызы һәм укытучысы Гөлназ Рәфис кызы әзерләде. Җиңүе белән котлыйбыз.

 


Нет комментариев