Эфир «Әгерҗе радиосында» узачак
Иртәгә "Әгерҗе радиосында" (106,6 fm ешлыгы) 09.00 сәгатьтә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин белән әңгәмә узачак.
Туры эфирда быелгы уңыш күрсәткечләре, игенчелектә югары уңыш алу серләре, фермерлык һөнәре, дәүләт программалары, игенчелек, терлекчелек һәм башка сорауларга җавап ишетергә мөмкин булачак.
Нет комментариев