Девятерня авылында Хәтер һәм кайгы көне чарасы узды
22 июнь 1941 – Бөек Ватан сугышы башланган көн
Нәкъ менә сугыш башланган иртәнге сәгать дүрттә Девятерня авылындагы илгә җиңү бүләк иткән батырлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында "Батырларның даны мәңгелек" дип аталган искә алу чарасы узды.
Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр авылдашлары, туган авылларына кайткан якташлар белән берлектә оештырганнар. Алар сугыш кырларында ятып калган һәм туган якка җиңү алып кайткан бабаларыбызны бер минут тынлык искә алганнар. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнар, Хәтер шәмнәре кабызганнар.
Чарада Ижау шәһәреннән кайткан авылдашлары – Россия Хәрби-диңгез флотының запастагы офицеры, 1нче ранг капитаны Рәшит Тимуршин да катнашкан. Аның катнашуы һәм каһарман бабаларыбызга багышлап ясаган чыгышы яшь буын өчен патриотик тәрбия үрнәге булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев