Сайлаулар дәвам итә
Девятерня авыл җирлегенә караган авылларда яшәүче күпбалалы гаиләләр өчен Президент сайлауларында катнашу чын бәйрәмгә әверелгән.
504нче сайлау участогына балалары белән бергәләп килгән Галимовлар, Бурнышевлар, Ясәвиевлар, Фәрхушиннар, Фәтхеддиновлар, Абдуллиннар, Таҗиевлар, Гайсиннар гаиләләре гражданлык бурычларын үтәп чыкканнан соң, авыл җирлеге башлыгы Эрнест Ганиев Россиядә игълан ителгән Гаилә елы белән котлаган, бергәләп фотога төшкәннәр.
Гали авылыннан ат бизәп килгән Рафил Фәрхушин гаиләләрне атта йөрткән. Алар Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арслановның гармун көйләренә кушылып җырлаганнар, биегәннәр.
Комментарии
Без имени
0
0
Молодцы слов нет
Без имени
0
0
Молодцы конечно слов нет