Ул район хакимияте һәм Мәдәният сараендагы мәйданчыкларда оештырылды
Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкә гөрли. Район хакимияте каршындагы мәйданда ашлык саталар. Бодайның килосы –10, арпаныкын 9 сумнан тәкъдим итәләр.
– Эре мал да тотабыз, тавыкларыбыз да бар. Ашлыкның бәясе кыйммәт түгел. Өч мең сумлык арпа белән бодай алдык, – диде шәһәрдәшебез Зөлфия ханым.
Ит сатучылар да бер урында сәүдә итәләр. Сыер итенең бәясе 450 сумнан башлана. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшебез Рәмзия апа махсус ит алырга чыккан.
– Ун килога якын ит алдым, балам. Ярминкәне сагынып көттек. Итне гел бер сатучыдан гына алам. Бик тәмле була, – диде ул.
Ярминкәдә кош итләре дә күп иде. Бройлерларның килосы – 280-330, бытбылдыкныкы – 650, аш өчен тавык түшкәсенең килосы 200 сумнан тәкъдим ителде. Йомырканың бер дистәсе 130-140 сум. Ысланган үрдәк, каклаган каз, тавык рулетлары каз мае, балык – барысы да бар иде.
Алдагы ярминкә 23 мартта шәһәрнең аскы өлешендә – Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты каршында уза. +12
Гомумән, Әгерҗедә ярминкәләр апрель ае ахырына кадәр оештырылачак.
Нет комментариев