Бүген Иж-Бубыйда бишенче “Буби укулары“ уза
Район тормышы

Бүген Иж-Бубыйда бишенче “Буби укулары“ уза

Бүген Иж-Бубый мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V юбилей төбәкара Буби укулары уза.

Анда катнашучылар биш секциядә эшләячәкләр. Әгерҗе, Сарман, Минзәлә, Менделеев, Казан, Чаллы, Арча, Ижау, Кече Пурга һәм башка шәһәр-районнардан килгән 60ка якын укучының эшенә дәрәҗәле жюри бәя бирәчәк.  

Иж-Бубыйда бүген мөхтәрәм кунаклар – якташыбыз – башкаладан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин һәм Шәмсия Җиһангирова да укучылар белән очрашалар.


Нет комментариев