Чара "Яшьлек" скверында узачак
Бүген, 5 августта, Татарстанда Бөтенроссия урам киносы фестивале старт ала. Август дәвамында республиканың 40 ачык мәйданчыгында кино күрсәтү булачак.
Бүген фестиваль кысаларында киноны Әгерҗедә яшәүчеләр дә күрә алачак. Чара 18:00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында узачак.
Программада:
- Россия яшь режиссерларының кыска метражлы фильмнарын карау
- Совет мультфильмнарын күрсәтү
- Балалар өчен аквагримм, зур твистер, арт-объект
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 27 июльдән паркларда, скверларда һәм яр буйларындагы ачык мәйданчыкларда кинофильмнар күрсәтү рөхсәт ителде.
Нет комментариев