Сәхнәбез йолдызлары балкый
14 март көнне Казан шәһәрендә II Халыкара Art fest-Казан халыкара конкурс-фестивале узды. Конкурсны оештыручы - «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында гамәлдә булган «АРТФЕСТ» Халыкара фестиваль үзәге.
Әгерҗедән өстәмә белем бирү педагогы Гаязетдинова Анжела Фәнил кызы җитәкчелегендәге АРТИ хореографик коллективы башкаладан җиңү яулап кайтты:
"Прогулка" биюе белән кече төркем - I дәрәҗә лауреатлар,
"Чәчәк ату" биюе белән урта төркем - I дәрәҗә лауреатлар,
"Әйдә биик" биюе белән катнаш төркем - II дәрәҗә лауреатлар.
Нет комментариев