Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Балтырган белән бертуктаусыз көрәшергә кирәк

2022 елдан бирле Татарстанда, шул исәптән безнең районда, программа буенча Сосновский балтырганы белән көрәш дәвам итә

– Быел эш башкарылучы 40 гектардан артык мәйданга Тансар, Яңа Акхуҗа, Тәбәрле, Барҗы-Умга, Яңа Бәзәкә, Варкләд-Аул, Бима, Исәнбай һәм Әгерҗедә агулы үлән үсүче участоклар керде, – ди “Россельхозүзәк” учреждениесенең Әгерҗе районындагы филиалы җитәкчесе Рамил Рәхмәтуллин.

– Балтырган елга ярларында да, чокыр буйларында да, авыл җирлекләре территорияләрендә дә очрый. Аның белән көрәш ысулы балтырганның кайда үсүенә дә карап билгеләнә.Әйтик, елга буйларында үскәнен химик ысул белән юкка чыгару тыела.

Программа нигезендә балтырган белән көрәш ике этапта алып барыла. Быел май-июнь айларында беренче этабы башкарылган.

– Безнең җирлектә балтырган үскән мәйданнарның күбесе Бима белән чиктәш су буе территориясенә туры килә. Шуңа күрә нигездә, механик ысул кулланыла, – ди Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдиев.

– Быел да беренче этап барышында алты гектар агулы үләнне юк итүдә техника файдаланылды.

– Бездә дә программа буенча балтырган белән көрәш дүртенче елын алып барыла инде. Әмма узган елгысына безнең җирлек кермәгән иде. Быел шул да сизелә, чөнки әлеге үлән белән көрәшне бертуктаусыз алып барырга кирәк, – ди Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов.

– Әле күптән түгел Мадык авылыннан ерак түгел Удмуртия белән чиктәш урында да балтырганның яңа чыганагы ачыкланды.Берән-сәрән булса да башка территорияләрдә дә очрый. Шәхсән үзем, көрәк алып, андыйларның тамырына чабам. Чөнки ул тамырын корытканда гына юкка чыга. Авыл халкы да бу хакта хәбәрдар һәм алар балтырган белән сак эш итәргә кирәклеген дә яхшы беләләр. Бу турыда балаларга да аңлатуларын сорыйбыз.

– Әгерҗедә әлеге эш шәһәргә керү уңаенда алып барылды, – ди “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәрипова.

– Әмма әлеге урыннарны тагын эшкәртү таләп ителә.Шулай ук Әгерҗе елгасы буйларында үскән балтырганны юкка чыгару ихтыяҗы да бар.

– Июль-август айларында әлеге эшнең икенче этабы алып барылачак. Нәтиҗә булсын өчен, анысында химик препаратларның башка төрләрен куллану күзаллана. Нәтиҗә дигәндә, аңа ирешү  бик авыр, чөнки бер төп үсемлектә генә дә 20 меңнән алып 100 меңгә кадәр орлык җитешә. Үләннең үзен юкка чыгарган очракта да аның туфракта калган орлыклары берничә елдан да шытым бирергә мөмкин, – ди Рамил Илдус улы.

Балтырган белән көрәш алдагы елда да дәвам итәчәк. Бүгенге көндә анда керәчәк участоклар исемлеге дә барлана.

– Әйтик, күптән түгел Көчек авыл җирлегеннән әлеге программага кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Программаны фомалаштырганда әнә шундый гаризалар да карала, – ди Рамил Рәхмәтуллин.

Шунысын да онытырга ярамый,2026 елның 1 мартыннан Россиядә яңа закон гамәлгә керде: җире булган һәркем, хуҗалар, арендаторлар, җирне инфраструктура өчен кулланучылар инвазив үсемлекләр, шул исәптән Сосновский балтырганы белән көрәш алып барырга тиеш. Әгәр бу эш башкарылмаса, штраф түләү ихтималы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев