Бу көнне Пенсия фонды, нотариус, адвокат, БТИ хезмәткәрләренә үзегезне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.
20 мартта әгерҗелеләр дә Россия күләмендә уздырылучы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү акциясенә кушылалар.
Үз офисларында Пенсия фонды белгече Альбина Диева – 8-9.30, нотариус Людмила Кузикова 11-12.30 сәгатьләрдә, район хакимиятенең 23нче кабинетында адвокат Алсу Тиләшева – 9-11, техник инвентаризация бюросы җитәкчесе Лилия Олейник 13-14 сәгатьләрдә халыкны кабул итәләр.
Алдан язылу өчен телефон: 24255.
Нет комментариев