Балалар бакчасында үзенчәлекле экологик акция узды
Район тормышы

Балалар бакчасында үзенчәлекле экологик акция узды

Сабыйлар агач утырттылар

Кичә Әгерҗенең 7нче санлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов һәм Әгерҗе участок урманчылыгының участок урманчысы Дилүс Сабитов катнашында «Агачка тормыш бүләк ит» экологик акциясе узды. Акция барышында 10 юкә үсентесе утыртылды. Агач утыртуда балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр актив катнашты.

Кунаклар балаларга урманның әһәмияте һәм агачлар тормышы турында сөйләде. Кешеләрнең урман байлыкларына, әйләнә-тирәбездә булган бөтен тереклеккә сакчыл карарга тиешлеген кисәтте. Шулай ук урманда безнең кунак кына булуыбызныр, ә яхшы кунаклар булу өчен, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында да аңлаттылар.

Ахырда Владимир Ишморатов болай дип өстәде: "Әгәр сез үзегез бу хакта истә тотсагыз һәм бу кагыйдәләр турында үз туганнарыгызга, якыннарыгызга һәм дусларыгызга сөйләсәгез-сез дә булдырасыз! Сез беркайчан да урманнар һәлак булуга сәбәп булмассыз дип өметләнәсе килә", - диде ул.


Нет комментариев