Авылда яшәүче беренче һәм өченче балаларын тапкан әниләргә акчалата ярдәм бирелә
Район тормышы

Авылда яшәүче беренче һәм өченче балаларын тапкан әниләргә акчалата ярдәм бирелә

ТР Министрлар Кабинеты Карары белән авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туган очракта бер тапкыр акчалата түләү бирелә башлады.

Ул түбәндәгечә түләнә:

  • 25 яшькә кадәр беренче бала туганда 50 мең сум күләмендә. Әгерҗе районында бу төр акчалата түләү 16 хатын-кызга бирелде инде.
  • 29 яшькә кадәр өченче бала туганда 100 мең сум күләмендә. Безнең районда аны 5 әни алды.

Беренче (өченче) бала туганда бер тапкыр бирелә торган әлеге пособиене алу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

  • сабый 2018 елның 1 январеннан соң туган булырга;
  • пособие алучының РФ гражданлыгы булу;
  • мөрәҗәгать итү көненә бала тапкан хатын-кызның Татарстан территориясендәге авыл җирендә кимендә өч ел яшәве.

Әгәр хатын-кыз ата-ана хокукларыннан мәхрүм яки чикләнгән (алда туган балаларына мөнәсәбәттә), баласы тулысынча дәүләт тарафыннан тәэмин ителүдә булса әлеге пособие түләнми. 

Бала тапкан хатын-кызның гомере өзелгән, ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән очракта пособие баланың әтисенә яки опекунга алучыга бирелергә мөмкин.

Тагын бер мөһим шартны истән чыгармагыз: пособие бала туып алты ай узганчыга кадәр мөрәҗәгать иткән очракта гына билгеләнә.

Белешмәләр өчен телефон: 21066.

Эльвира ЗӘЙНЕТДИНОВА,

республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсе мөдире. 

 


Нет комментариев