Авыл башлыклары шәһәр халкына ярдәмгә килделәр
Район тормышы

Авыл башлыклары шәһәр халкына ярдәмгә килделәр

Алар Әгерҗедә урамнарны чистартуда катнашалар

Әгерҗедә кичә булган көчле давыл нәтиҗәләрен бетерүдә авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре, авыл кешеләре дә катнашалар.

Бүген алар шәһәрнең М.Горький һәм Чапаев урамнарын чистартуда катнашалар. “Нәүрүз“ ширкәте һәм Салагыштан Мансур Мөхәммәдиев КамАЗлары чүпләрне түгәләр. 

–    Бердәмлек тау күчерә. Мондый гарасаттан зыян күргән шәһәр халкына ярдәм итүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз, – диләр өмәдә катнашучылар.


Нет комментариев