Район башкарма комитеты җитәкчесе отставкага китте
Бүген Әгерҗе муниципаль район Советының XX утырышы булды. Көн тәртибендәге бер мәсьәлә район башкарма комитеты җитәкчесенең отставкага китүе белән бәйле иде.
2020 елдан әлеге вазифа белән җитәкчелек иткән Артур Акбашев үз теләге белән эштән китте. Район башлыгы Азат Вәлиев, районга, туган шәһәренә намус белән хезмәт иткәне, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Артур Өлфәт улына олы рәхмәтен белдереп, Мактау грамотасы тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Шәрипов билгеләнде.
Нет комментариев