“Бу сәяхәт шатлык тулы хис-кичерешләргә бай иде”, - дип бүлешә алар
Телевизион пульт төймәсе аша «Жар птица» телеканалына кушылып, тамашачылар Ватаныбызның төрле почмакларында яшәүче сәләтле үзешчән артистлар башкаруында халык җырларын һәрвакыт ишетә ала.
Телеканал даими рәвештә шундый талантларны ачу һәм илебезгә таныту өчен конкурслар, фестивальләр оештыра.
Күптән түгел «Көмеш телле гармун» гармунчылар халык ансамбле дә бәйрәм видеоязмасында катнашу мөмкинлеге алды. Программада алар безнең Әгерҗе районын тәкъдим иттеләр һәм якташларыбыз Раилә Бариева һәм Дамир Муллахмәтов иҗатыннан “Сөйгәнемә” җырын башкардылар.
Афәрин!
Нет комментариев