«Өмәдә катнашу - табигатьне саклауга керткән өлешебез ул!” - диде мәктәп директоры Оксана Васильевна
Балалар, перчаткалар һәм капчыклар алып, шәһәр һәм мәктәп янындагы территорияне җыештырырга чыктылар, дип хәбәр итә «2нче мәктәп».
Акциядә 9-11 укучылары, шулай ук укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты! Алар чүп-чар җыйдылар, кипкән яфракларны җыештырдылар, чәчәк түтәлләре ясадылар!
“Без шәһәребезнең чиста һәм яшел булуын телибез! Өмәдә катнашу - табигатьне саклауга керткән өлешебез ул!”, - дип уртаклашты мәктәп директоры Оксана Васильевна.
Чүп-чарны аерым җыюга аерым игътибар бирелде. Без калдыкларны эшкәртү һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өчен чүпләрне сортларга аеруның мөһимлеге турында искә төшердек.
Өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Сезнең актив булуыгыз һәм табигать турында кайгыртуыгыз – башкалар өчен үрнәк!
Нет комментариев