Әгерҗедән җылы әйберләр һәм кирәк-яраклар мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды (ФОТО)
Район тормышы

Әгерҗедән җылы әйберләр һәм кирәк-яраклар мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды (ФОТО)

Район башлыгы мобилизацияләнгән егетләр белән аралашты

11 октябрьдә Әгерҗе районыннан Казан шәһәренең өйрәнү-күнекмә пунктларындагы мобилизацияләнгән якташларыбызга җылы әйберләр һәм беренче кирәкле товарлар комплектлары тапшырылды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зур делегацияне район башлыгы Азат Вәлиев үзе җитәкләде. Ул егетләр белән аралашты, мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Азат Рөстәм улы мөрәҗәгатьләрнең һәр очрак буенча шәхси тәртиптә каралачагына ышандырды.

Искәртеп узабыз, мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм җыюда хакимият вәкилләре, шәһәр һәм район эшмәкәрләре, депутатлар, оешма, учреждение җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, фермерлар, авыл халкы, "Милосердие-Мәрхәмәт" берләшмәсе хатын-кыз-депутатлары һәм битараф булмаган гражданнар катнашты. Мәктәп укучылары аларга хатлар һәм открыткалар юллады.

Ярдәм җыю дәвам итә, һәр битараф булмаган кеше мондый изге эштә үз өлешен кертә ала.


Нет комментариев