Әгерҗедән Харитоновлар гаиләсе Мәскәүгә бара
Район тормышы

Әгерҗедән Харитоновлар гаиләсе Мәскәүгә бара

40 җиңүче исеменә керделәр

6нчы балалар бакчасыннан Харитоновлар гаиләсе “Гасырлар буе яңгыра, туган тел“ гаилә иҗатлары Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. 

Әлеге гаилә удмурт телендә театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Ике мең катнашучы арасыннан Харитоновлар 40 җиңүче исеменә керде. Бүләкләү тантанасы 20 октябрьдә Мәскәүдә булачак.  
 


Нет комментариев