Әгерҗедә узачак район Сабан туе программасы
Район тормышы

Әгерҗедә узачак район Сабан туе программасы

Рәхим итегез!

9 июньдә Әгерҗе ипподромында район Сабан туе узачак. Аның программасы белән таныштырабыз.

10.00-10.45 сәгатьләрдә – ат чабышы.

10.45-11.00 сәгатьләрдә – ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. 

11.00 сәгатьтә – Сабан туен тантаналы төстә ачу. 

11.40 сәгатьтә – районыбызның кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү. 

11.50 сәгатьтә – шәһәр һәм районыбызның иҗат коллективларының концерт программасы. 

12.20-14.20 сәгатьләрдә – Түбән Каманың “Нардуган” муниципаль җыр һәм бию ансамбле чыгышы.

12.30 сәгатьтә – кече сәхнәдә балаларга күңел ачу чаралары (“Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты, балалар сәнгать мәктәбе, Әгерҗедәге балалар бакчалары, “Мечта” театр студиясе). 

12.20 сәгатьтә – спорт ярышлары һәм милли уеннар (көрәш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башкалар).

15.30-16.00 сәгатьләрдә – бәйгеләр һәм милли көрәштә җиңүчеләрне бүләкләү. 

0+


Нет комментариев