Әгерҗедә тантаналы бүләкләү булды
Район тормышы

Әгерҗедә тантаналы бүләкләү булды

Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды

Бу турыда район администрациясе хәбәр итә.  

Әгерҗе муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән Әгерҗенең 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйззәтуллина Эльвира Дарселевна бүләкләнде. Ул “Россия-2025 ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсында “Туган тел тәрбиячесе” номинациясендә 3 урынны яулады. 

Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” әсәре буенча СВОда ил сагында торучы хәрбиләргә ярдәм итү максаты белән хәйрия спектаклен күрсәткәннәре өчен, мәктәп директоры һәм спектакльнең турыдан-туры катнашучысы Илфат Муллануров йөзендә Исәнбай урта мәктәбенең иҗат коллективы бүләкләнде.

Афәрин!

 


Нет комментариев