Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар
Район тормышы

Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар

Безнең районнан шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә 19 ир-егет катнашкан

26 апрель – Радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә Әгерҗедәге чернобыльчеләр хөрмәтенә куелган мемориал янында митинг узды. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларга олы рәхмәтен белдереп, изге теләкләрен юллады. 

Фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, мемориал янына чәчәкләр салынды. Безнең районнан шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә 19 ир-егет катнашкан. Аларның сигезе – исән-сау. 
 


Нет комментариев