Әгерҗе үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре скандинав йөреше фестиваленә чыктылар
Район тормышы

Әгерҗе үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре скандинав йөреше фестиваленә чыктылар

Чарада табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары катнаштылар

26 июнь көнне Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре наркотиклар куллануны профилактикалау атнасына багышланган һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән скандинав йөреше фестивале уздырды, дип хәбәр итә “Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе”. 

Чарада табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм Казан шәһәренең Республика медицина профилактикасы үзәгенең ДВ һәм ПЗОЖ бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Мөхетдинова катнашты. 

Инструктаждан соң команда дәртле музыкага старт алды! Финишта барысын да күтәренке кәеф һәм файдалы призлар көтә иде. 

 
 

 


Нет комментариев