Әгерҗе районыннан мобилизацияләнүчеләрне озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)
Россиядә мобилизация чаралары дәвам итә
28 сентябрьдә Әгерҗе районыннан тагын бер төркем кеше Казан шәһәренең җыелу пунктларына һәм уку полигоныннарына юл тотты. Беренче озату узган шимбә - 24 сентябрьдә булган иде.
Хәрби комиссариат бинасы янына аларның туганнары, якыннары, дуслары, шулай ук район җитәкчеләре килде.
Хәрби комиссар Илгиз Галиев Әгерҗе районы егетләренең үз Ватанына лаеклы һәм үрнәк гражданнар булуларын билгеләп үтте.

Бу хакта район башлыгы Азат Вәлиев тә ассызыклыды. Ул озатылучыларга намус белән бурычларын үтәүләрен һәм өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
- Хөрмәтле райондашлар! Без Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстанда, Чечняда интернациональ бурычын биргән абый-энеләребез, әтиләребез һәм бабаларыбызның сугышчан традицияләренә һәм каһарманлыкларына, ныклыгына тугры калдык. Хәрби бурычыгызны намус белән үтәгез, нык булыгыз! Сезне гаиләләрегез, әниләрегез, әтиләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, дусларыгыз, сезне Әгерҗе көтә, җиңү белән көтә. Ышанам, сез, өлкән буын кебек үк, бурычыгызны лаеклы үтәрсез! - диде Азат Рөстәм улы.

Бүген уку полигонына китүче шәһәрдәшебезнең берсе - Илдар Галиев.
"Качып йөрү турында уй да булмады. Ирләр Ватанны яклап чыкмаса, кем яклар соң?", - диде ул.
Автобусларны кул чабып озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев