Әгерҗе районында “Урманнарны саклыйк“ акциясе кысаларында сигез мең төп агач утыртыла
Район тормышы

Әгерҗе районында “Урманнарны саклыйк“ акциясе кысаларында сигез мең төп агач утыртыла

Йорт янын яшелләндерү - күптәнге хыял

Әгерҗене, авылларны яшелләндерү һәм урман фондын баету максатыннан урманчылар һәм активистлар тарафыннан бу көннәрдә агач утырту өмәләре уза.  

Башка вакытта үсентеләрне күпләп Иж-Бубыйдан Әгерҗегә керү уңаенда, зиратка илтүче юл буйларына, паркларга утыртсалар, бу юлы эш халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп  алып барылды. Мәсәлән, Ометов урамы, 19нчы йортта яшәүчеләр “Әгерҗе урманчылыгы“ учреждениесенә яз көне үк үсентеләр сорап мөрәҗәгать иткән булганнар. 

Быел Әгерҗедә К.Маркс урамы 12, 14, Гагарин урамы, 11 йортлар ишегалдына капиталь төзекләндерү уздырылды. Агач утырту эше генә көзгә калдырылган  иде. Әлеге йортларда яшәүчеләр һәм район хакимияте вәкилләре, узган атнада биредә өмә оештырып, агач үсентеләре утырттылар. 

–    Бик сөенәбез. Матур ишегалдыбызга чыгып йөреп керүләре генә дә ни тора! Агачлар да утырткач тагын да ямьләнеп китте, – диде 85 яшьлек Рәмзия әби Шәмсетдинова. 

“Урманнарны саклыйк“ акциясенә авылларда яшәүчеләр дә кушылдылар. Салагыш, Шаршады, Нарат авылларында да бу көннәрдә яшелләндерү чаралары узды.  
 


Нет комментариев