Иж-Бубый мәктәбе бакчасын матурлауда укучылар зур тырышлык куя
Матурлыкны бергәләп тудыралар
Төп юл буенда урнашкан Иж-Бубый мәктәбе бакчасы быел авылдашларын да, узып йөрүчеләрне дә шаккатыра. Аллы-гөлле чәчәкләре белән генә түгел, берсеннән-берсе үзенчәлекле композицияләре белән сокландыра ул.
Директор киңәшчесе, технология укытучысы, оста куллы, матурлыкка гашыйк мөгаллимә Гөлия Чигвинцева укучыларга мәктәп бакчасын үзенчәлекле итү өчен идеяләр тәкъдим итәргә кушып ялгышмый. Фантазиягә бай укучылар бакчада ял зонасы кирәклеген әйтәләр. Әлеге идеяне һәркем хуплап каршы ала. Һәр сыйныфка үзенчәлекле чәчәк клумбасы ясау бурычы куела. Бу эш укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне тагын да берләштерә. Чәчәк ТҮТӘЛЛӘРЕ чынлап та бик матур килеп чыга. Бала арбасы, вагоннар таккан паровоз, кошлар, сыерчык оялары, ат... Барысы да уртак тырышлык белән тормышка ашырыла.
– Без әти-әниләребез белән бергәләп паровоз ясадык, чөнки Иж-Бубый – тимерьюлчылар шәһәренә иң якын урнашкан авыл, – диделәр 7 сыйныфны тәмамлаган Адель Шәйхсолтанов, Кәрим Тукаев, Илария Шәймәрданова.
Бакчадагы чәчәк түтәле дә гадәти түгел. Аларны зууур лалә чәчәге формасында утыртканнар. Һәм анда күпьеллык, берьеллык 20дән артык төр чәчәк үсә.
– Сортлы бакча җиләге үстерү серләренә дә өйрәнәләр балалар. Быел җиләкләреннән авыз иттеләр инде, – ди Гөлия ханым.
Әле матурлык тудыру дәвам итә. Якын киләчәктә бакчаның иң матур өлешендә эскәмияләр һәм фонтан барлыкка киләчәк.
Балалар чисталык булдыруда да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Каникул вакыты булуга карамастан чүп утарга, печән чабарга киләләр. Печән чабу җайланмасын сатып алуда да укучыларның өлеше зур булган. Алар, “Сәйәр” балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, 30 мең сум акчалата бүләккә ия булалар. Шул акчага мәктәпкә печән чапкыч сатып алына. Малайлар аның белән бик яхшы идарә итәләр.
Балаларның бакчада күңел биреп, яратып эшләүләре һәм матур нәтиҗәгә ирешүләре – үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев