Әгерҗе районы укытучылары Казанда узган форумда катнашты
Район тормышы

Әгерҗе районы укытучылары Казанда узган форумда катнашты

Форум «Адымнар» комплексында узды

Бүген Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы уза.

Безнең районнан Исәнбай, Салагыш ​ мәктәбе директоры урынбасарлары Симакова Гөлнур, Әхмәтҗанова Лилия, Сарсак – Омга лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Терентьева Люция, Тирсә балалар бакчасы тәрбиячесе Җәлилова Гөлнара катнашты.


Нет комментариев