Әгерҗе районы укучылары - олимпиада призерлары
Район тормышы

Әгерҗе районы укучылары - олимпиада призерлары

Бу көннәрдә районыбыз укучылары республика олимпиадаларында катнашалар

Бу көннәрдә районыбыз укучылары республика олимпиадаларында катнашалар. 

Математикадан “Олимпка юл“ дип аталган республика олимпиадасында Сарсак-Омга лицееның 11 сыйныф укучысы Максим Васильев призер булды. Укытучысы – Лидия Панфилова. 

Татар теленнән республика олимпиадасында Көчек мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Фәттахова да – призер. Җитәкчесе – Әлфия Шәйхетдинова


Нет комментариев