Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов Телеграмм-канал булдырды
Район тормышы

Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов Телеграмм-канал булдырды

Элегрәк Ленар Нургаянов «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә регистрация узган иде

Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Нургаянов үзенең Телеграм-каналын булдырды. Бүген социаль челтәрдә беренче пост чыкты. "Кадерле дуслар! Хәзер мин сезнең белән телеграммада элемтәдә торам!"- дип язган Ленар Фәридович.

Беренче сәгатьтә канал 63тән артык подписчик җыйды һәм аларның саны арта гына бара.

Элегрәк Ленар Нургаянов "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә регистрация узган иде.

Телеграм-канал: https://t.me/lenarnurgaynov

Вконтакте: https://vk.com/lenarnurgaynov

Одноклассники: https://ok.ru/lenarnurgaynov

 


Нет комментариев