Әгерҗе паркларында талпаннарга каршы эшкәртү уздырылган
Район тормышы

Әгерҗе паркларында талпаннарга каршы эшкәртү уздырылган

Вокзал алды мәйданчыгын тычканнарга каршы эшкәрткәннәр

Роспотребнадзорның территориаль бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Әгерҗе паркларында талпаннарга каршы эшкәртү уздырылган. 

Бүгенге көнгә “Орешник”, “Яшьлек” парклары, Үзәк сквер территорияләре эшкәртелгән.

Вокзал алды мәйданчыгын тычканнарга каршы эшкәрткәннәр. Шундый ук эш “Орешник” паркында да башкарылачак. Бик тиздән Сабантуй узачак мәйдан да талпаннарга һәм тычканнарга каршы эшкәртеләчәк.  
 


Нет комментариев