Әгерҗе мәктәбе укучылары тимер юл ашханәсендә экскурсиядә булдылар
Район тормышы

Әгерҗе мәктәбе укучылары тимер юл ашханәсендә экскурсиядә булдылар

Бу очрашу балаларга пешекче һөнәре турында күзаллауларын киңәйтергә һәм яңа күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итте

3 нче мәктәпнең 8 “А” сыйныф укучылары тимер юл ашханәсендә мавыктыргыч экскурсиядә булып кайттылар, дип хәбәр итә “3нче мәктәп”. 

Тәҗрибәле пешекчеләр пешерү серләре белән уртаклаштылар һәм балалар өчен чын мастер-класс үткәрделәр. Аның барышында яшь кулинарлар ике популяр ризык: хуш исле чөгендер ашы һәм йомшак кекслар әзерләделәр. 

Оста пешекчеләр җитәкчелегендә балалар камыр болгаттылар, яшелчәләрне турадылар һәм ризыкларны дөрес тәмләтергә өйрәнделәр. Аннан соң үзләре пешергән  ризыкларны горурлана-горурлана авыз иттеләр.


“Үз эшенең осталары булган пешекчеләрнең ничек ризыклар әзерләвен карап тору, өйрәнү бик кызык. Без ризык әзерләү болай мавыктыргыч булыр дип уйламаган идек,” - дип фикерләре белән уртаклаштылар укучылар.

 

Бу очрашу балаларга пешекче һөнәре турында күзаллауларын киңәйтергә һәм яңа күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итте.

 


Нет комментариев