6 нчы балалар бакчасы 2 600 000 сум күләмендә грантка ия булды
Район тормышы

6 нчы балалар бакчасы 2 600 000 сум күләмендә грантка ия булды

Киләсе елдан яңа проект гамәлгә ашырыла башлый

Әгерҗе шәһәренең Лениза Батырова җитәкчелегендәге 6 нчы балалар бакчасы «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2 600 000 сум күләмендә грантка ия булды.

Коллектив ата-аналар өчен психологик консультация үзәгенең 2023 елның гыйнварында эшли башлаячагы турында сөйләде.

Биредә халыкка түләүсез нигездә 2 айдан алып 8 яшькәчә балаларны тәрбияләү, укыту һәм үстерү белән бәйле проблемаларны чишүгә юнәлтелгән хезмәтләр, логопед, психолог, дефектолог, табиб-педиатр, социаль педагогтан квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.

 


Нет комментариев