Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады
Президент котлый

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады

ТР Президенты Instagram социаль челтәрендә видео урнаштырган

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

«Бәйрәм белән! С праздником!» - диелгән республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган постта. 

Котлау тексты Татарстан артистлары һәм музыкантларының чыгышлары, республика мәдәният учреждениеләре сурәтләнгән кадрлар һәм бәйрәм чараларындагы чыгышлар белән үрелеп бара.

Чыганак

 


Нет комментариев