Кичкетаңда яшәүче Фәйрүзә Гыйззәтова  - мәктәпнең чисталык сакчысы
Наша жизнь

Кичкетаңда яшәүче Фәйрүзә Гыйззәтова - мәктәпнең чисталык сакчысы

Иң сөендергәне – үткән еллардагы чыгарылыш укучыларының да онытмавы ди, Фәйрүзә апа

Кичкетаң мәктәбендә җыештыручы булып эшләүче һәм үз вазифасын зур тырышлык, үтә дә җаваплылык белән башкаручы Фәйрүзә Гыйззәтова карамагында – сыйныф бүлмәләре, парталар, тәрәзәләр, шкаф киштәләре, коридор стена-идәннәре...

Күпме буын балаларын 11 ел дәвамында кыңгырау төймәсенә басып дәрескә дәшүче, янәдән дәрес төгәлләнүен хәбәр итүче, мәктәпнең һәр почмагында чисталык булдыручы Фәйрүзә ханымны хезмәттәшләре тырыш, жаваплы булганы өчен хөрмәт итәләр. Бер оешма да җыештыручысыз тора алмаган сыман,

Кичкетаң мәктәбе коллективы да эш көнен Фәйрүзә ападан башка күз алдына китерә алмый.

Тумышы белән шушы авылдан булган язмам герое бердәм, тырыш гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Төпчек бала булуга карамастан, бертуганнарын бер төенгә төйнәп, берләштереп торучы ул.

Уллары Инсаф белән Илназны олы тормыш юлына ялгызы озата ул. Тормыш иптәше Мөнир яшьли вафат була.


Кечкенәдән баянчы һәм шофер булырга хыялланган кыз, язмыш кушуы буенча үзен 6 ел авыл китапханәсендә сынап караганнан соң, мәктәпкә җыештыручы булып эшкә килә.

– Алтын таулар вәгъдә итмәделәр әлбәттә, тик дус-тату эшләүче хезмәттәшләр арасында  үтәчәк эш көннәре күңелле дә, кайвакытта тынгысыз да булачагы билгеле иде. Чөнки мәктәп – ул үзенә күрә аерым бер дөнья, аның кысаларында һәрвакыт җанлылык хөкем сөрә. Әле семинар, әле конференция йә очрашу булып тора. Үзең дә сизмәстән, шул тормышта кайный башлыйсың, мәктәп елларына әйләнеп кайтасың, – дип елмая Фәйрүзә апа.

– Мәктәп үткәнем дә, бүгенгем дә, киләчәгем дә. Эшемне яратып, зур җаваплылык белән башкарам. Хезмәтем минем өчен спорт белән шөгыльләнүгә тиң. Берничә тапкыр өермә куптарып җыештырып чыксам, бар җир ялт итә, күзләрне сөендерә, – дип дәвам итә.

Коллектив җитәкчесе һәм хезмәттәшләре дә аның турында бары тик яхшы фикердә.

– Фәйрүзә апа – бик булдыклы, тырыш  хезмәткәр. Беркайчан да вакыт белән хисаплашмый, көннең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итәргә әзер ул. Аның яратып әйтә торган “ярар, эшләрбез” дигән сүзе йөрәгемә сары май булып ята, – ди Кичкетаң урта мәктәбе директоры Нәзилә Зиннатова.

Иң сөендергәне – үткән еллардагы чыгарылыш укучыларының да онытмавы  ди, Фәйрүзә апа.

– Кайда гына булсам, кайсы шәһәргә генә барсам да һәрвакыт танып килеп эндәшәләр. Шул чакларда күңел сөенә, – ди ул. 
Димәк, мәктәп чисталыгы сагында торуга багышланган 36 ел гомер заяга узмаган!

Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА


Нет комментариев