Татарстанда тагын 9 кеше вафат булган
Югалту

Татарстанда тагын 9 кеше вафат булган

Пандемия башланганнан бирле республикада 1205 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тугыз кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1940, 1940, 1950, 1951, 1952, 1979 елгы алты ир-ат, 1947, 1951, һәм 1955 елгы өч хатын-кыз вафат.

Пандемия башланганнан бирле республикада 1205 кеше коронавирустан үлгән.

Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә республикада коронавирусның 252 яңа очрагы теркәлүен язган иде. 

Чыганак 


Нет комментариев